27 нче гыйнвар көнне Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез катнашында «күңелле стартлар» узды. Тамашачылар алар өчен актив рәвештә «җан аттылар», көчле алкышларга күмделәр. Ял да иттеләр, күңел дә ачтылар. Истәлеккә - фотога да төштеләр.