ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2021 ел
чәршәмбе
23 февраль илдә иң зур бәйрәмнәрнең берсе булды һәм шулай булып кала да.
Питрәч муниципаль районында «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар. Аларга сәламәтлек, иминлек, туганнар һәм якыннарыгызның мәхәббәтен теләделәр, өйдәге камыр ризыклары белән сыйландылар һәм бүләкләр тапшырдылар.
Ир-атлар котлауларны бик дулкынланып кабул иттеләр, ә аларның күзләрендә ялтырап торган дулкынлану безнең эшнең әһәмиятен тагын бер кат раслады.

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Аты-баты, шли солдаты» дип аталган  күңел ачу чарасы узды. 

Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 11 нче санлы социаль участогында «Минем медианы куллану стиле» дигән дәрес үткәрде. Шөгыльнең максаты: яшүсмерләргә медиапродукция үрнәкләренең чыннан да үзе өчен мөһим булуын, бөтен кеше җәмгыяте өчен нинди кыйммәт тудыруын аңлау өчен шартлар тудыру, медиакуллануның индивидуаль стилен тәкъдим итү.

2021 елның 24 февралендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль педагогы Балачак унъеллыгы кысаларында вак моториканы үстерү максатыннан дәрес үткәрде.

2021 нче елның 18 нче феврале көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Елена Макарова патриотик тәрбия бирү буенча эш кысаларында 12 нче социаль участогында 15 балигъ булмаган бала арасында “Ягез әле, егетләр!” дип аталган конкурс-күңел ачу программасы үткәрде. Максат: Россия Армиясенә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

2021 елның 20 февралендә “Ветеран белән якшәмбе көне” социаль проекты кысаларында, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Питрәч муниципаль районының “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе белгечләре хезмәт фронтында катнашучы Михайлова Елизавета Григорьевнага бардылар.

       2021 нче елның 24февралендә  Мамадыш муниципаль районындагы «Забота» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенен социаль эш буенча белгечләре «Мандалотерапия»технологиясен кулланып чара үткәрде.

Түбән Каманың «Веста» үзәге белгечләре «Альфа» мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Дан сиңа, солдат сакчысы!” дип аталган чара үткәрделәр. Әлеге чарада 58 бала катнашты. Максаты: патриотизм тәрбияләү, балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү һәм үзара ярдәмләшү хисен үстерү.

«Ѳлкән кешеләрнен куркынычсызлык мәктәбе» технологиясе кысаларында, Мамадыш муниципаль районынын халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенен өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре үз карамагындагы олкэн яшьтэге кешеләрнен янгын куркынычсызлыгын, торак-көнкүреш, яшәү шартларын  даими тикшерә.

Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова «Ял көне клубы» кысаларында 10 нчы санлы социаль участогында «Альфа» мәдәният йортында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 ата-ана өчен «Үзара аңлашу юлында юл күрсәткече» дигән чара үткәрде. Максат: гаиләләрдә микроклиматны яхшырту.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International