“Ягез әле, егетләр!”

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

2021 нче елның 18 нче феврале көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Елена Макарова патриотик тәрбия бирү буенча эш кысаларында 12 нче социаль участогында 15 балигъ булмаган бала арасында “Ягез әле, егетләр!” дип аталган конкурс-күңел ачу программасы үткәрде. Максат: Россия Армиясенә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Программа Ватанны саклаучылар көне белән котлаудан һәм хәрби хезмәт турында сөйләүдән башланды. Социаль педагог балаларга солдатның көндәлек тормышына чумарга, эрудициялелек, физик әзерлек һәм җиңүгә позитив кәеф күрсәтергә тәкъдим итте. Шулай ук балалар «Җылынып алу», «Интеллектуал», «Шәфкать туташы»,«Чыдамлык һәм ныклык» конкурсларында катнаштылар, ә кызлар алар өчен актив «җан аттылар». Барлык биремнәрне дә катнашучылар бик яхшы башкардылар.

     Уен тәмамланды. Барысы да уңай эмоцияләр һәм күтәренке кәеф алдылар. Кызлар малайларны котладылар, аларга “Яшь Ватанны саклаучы” медале тапшырдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International