2021 елның 24 февралендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль педагогы Балачак унъеллыгы кысаларында вак моториканы үстерү максатыннан дәрес үткәрде. Кул чугының һәм бармакларының вак моторикасын формалаштыру һәм камилләштерү үзәк нерв системасын һәм барлык психик процессларны (караш, фикерләүне һ.б.) үстерү өчен этәргеч булып тора.