Түбән Каманың «Веста» үзәге белгечләре «Альфа» мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Дан сиңа, солдат сакчысы!” дип аталган чара үткәрделәр. Әлеге чарада 58 бала катнашты. Максаты: патриотизм тәрбияләү, балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү һәм үзара ярдәмләшү хисен үстерү.
Бу чарада катнашучыларга «Ватанны саклаучылар көне» бәйрәме турында барысын да сөйләргә һәм күрсәтергә кирәк иде. Моның өчен балалар «Күпбелгеч» викторинасында катнаштылар. Төрле биремнәрне үтәп, балалар командаларда зирәклектә, җитезлектә ярыштылар, үзләренең артистик якларын, кыюлыгын һәм ярдәмчеллеген күрсәттеләр. Күңелле һәм сизелмичә дә вакыт үтеп китте.
Чара ахырында катнашучылар хәрби-марш музыкасы астында чын солдатлар кебек саф адым белән йөрделәр.