Питрәч районының "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Ветеран белән якшәмбе көне"

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Йөрәгем истәлеге

2021 елның 20 февралендә “Ветеран белән якшәмбе көне” социаль проекты кысаларында, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Питрәч муниципаль районының “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе белгечләре хезмәт фронтында катнашучы Михайлова Елизавета Григорьевнага бардылар.
Очрашу җылы һәм дустанә шартларда узды. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Инстаграмм" социаль челтәренең туры эфирына чыкты, анда онлайн режимында Елизавета Григорьевна хезмәт, кырыс сугыш вакытлары турында сөйләде, ул еллардагы вакыйгалар турында истәлекләр белән уртаклашты.
Соңыннан истәлеккә фотога төштеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International