«Үзара аңлашу юлында юл күрсәткече»

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

 

Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова «Ял көне клубы» кысаларында 10 нчы санлы социаль участогында «Альфа» мәдәният йортында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 ата-ана өчен «Үзара аңлашу юлында юл күрсәткече» дигән чара үткәрде. Максат: гаиләләрдә микроклиматны яхшырту.

            Дәрес үз-үзеңне аңлауга һәм кирәк булган очракта – гаилә әгъзалары арасындагы мөнәсәбәтләрне үзгәртүгә юнәлдерелгән иде. Катнашучылар «Гадәти булмаган ысул белән исәнләшергә», «Балачактагы исемем», «Минем мәхәббәт үзәге», «Поездда бару», «Күңелемнең картасы» күнегүләрен үткәделәр. Алар бергә төрле тормыш хәлләреннән чыгу юлларын эзләделәр. Әлеге күнегүләр уен формасында  тренингта катнашучыларга катлаулы, буталчык мөнәсәбәтләрне аңларга һәм мәҗбүриләме торган ысул белән киңәшләр бирергә мөмкинлек бирде.

Дәрес түгәрәк өстәл белән тәмамланды, анда күп кенә катнашучылар “Поездда бару” күнегүенең бик катлаулы булуын таныдылар, чөнки кемнедер янәшәдә калдырып, кемнедер үзең белән алмаска дигән гади  булмаган сайлау ясарга кирәк иде. “Күңелемнең картасы” дигән күнегү барысына да ошады. Катнашучылар әлеге күнегү ярдәмендә йөрәкләренең нинди зур булуын белмәгән һәм ул бик күп кешене сыйдыра ала дип уйламаган да булганнар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International