Чепья авылында яшәүче Сергеева Ольга Сергеевнага 8 январь көнне 90 яшь тулды.
Кыш бабайдан һәр бала могҗиза көтә. Физик мөмкинлекләре чикле булган сабыйлар Яңа елны аеруча көтеп ала. Бәйрәм якынлашкан көннәрдә Зәй муниципаль районының “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, “Волонтерлар” ирекле хәрәкәте белән берлектә, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өендә кунакта булдылар, аларга төрле тәм – томнар тапшырдылар.
Көтеп алынган бәйрәм.
Яңа ел, әлбәттә барлык балаларның да иң яраткан бәйрәме. Аны балалар зур түземсезлек белән көтеп алалар. Кечкенә балалар Яңа елны әкият геройлары, юмарт Кыш бабай һәм аның кызы - Кар чәчәктән бүләкләр белән күз алдына китерәләр.
Яңа ел тантаналары алдыннан ”Кыш бабай капчыгы” акциясе старт алды. 22 нче, 25 нче декабрь көннәрендә “Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Г.И. Хузина, гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре котлаулар һәм әлбәттә, бүләк тулы капчыклар белән иганәче шәхси эшмәкәрләр: Р.Р. Нуруллин, Р.Р. Салахова, Ю.А. Васильева, И.А. Кашапова, Г.З. Газизова, А. Салихов, Л.Д. Наумовалар; “Бердәм Россия” партиясенең Сарман бүлекчәсе ярдәме белән тутырылган күчтәнәчләрне аз керемле, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә өләштеләр. Кыш бабай, Кар чәчәк килүгә балалар җыр, шигырь өйрәнеп куйганнар иде.
Яңа ел әле ул үзенең мавыктыргыч ёлка уенчыклары, хуш исле мандариннары һәм көтеп алган күчтәнәчләре генә түгел, зур түземсезлек белән көтеп алган кышкы яллары белән дә кадерле. Белгечләр әти – әниләр, балалар белән янгын куркынычсызлыгын саклау хакында инструктаж да үткәрделәр.
19 декабрь көнне Сарман районы “Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә, сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез өчен гомум гигиена табибы Гимранов М.Р. “Грипп. Саклану чаралары” дигән лекция укыды. Сорауларга җавап бирде, тыңлаучылар кәнәгать калды.
2017 елның 8 декаберендә Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә йогышлы авыруларны булдырмау, кисәту чаралары буенча өйрәнү үткәрелде.
Әниләр көне кысаларында Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “Безнең тату гаилә” исемле балалар рәсемнәренә бәйге игълан ителгән иде.
Халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре инвалидлар декасы унаеннан Корноухово картлар йортында яшәүчеләр белән очрашты.
8 декабрь көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социалъ ярдәм күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр өчен, Ватан геройлары көне уңаеннан, китап күргәзмәсе оештырылды.
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 7 нчы декабрь көнне Зәй муниципаль районының “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, “Волонтерлар” ирекле хәрәкәте белән берлектә, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өендә кунакта булдылар, аларга төрле күчтәнәчләр тапшырдылар.
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 7 нчы декабрь көнне Зәй муниципаль районының “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, “Волонтерлар” ирекле хәрәкәте белән берлектә, физик мөмкинлекләре чикләнгән өлкән буын вәкилләре өендә кунакта булдылар, аларга сәләмәт яшәү рәвеше турында бәян ителгән буклетлар тапшырдылар.