12 нче февраль көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез – якташыбыз, җырчы, Бөтенрәсәй фестивальләре лауреаты Люция Мостафина белән очраштылар. Җыр-моң сөючеләр яшьлек җырларын тыңлап, хозурландылар. Истәлеккә авылдашлары белән бергә фотога төштеләр.
В рамках Всероссийской акции «Письмо Победы», представители ТРО ВОД «Волонтеры Победы» Сармановского района в содействии с Добровольческим центром «Волонтер» при ГАУСО КЦСОН "Шафкатъ" предлагают учащимся и студентам написать «письма в прошлое», в которых молодые люди описывают историю своих родственников и близких, участвовавших в Великой Отечественной войне. Также в письмах указывают, что лично они сделали для сохранения памяти о подвигах предков.
Молодежь района активно принимает участие во Всероссийской акции «Письмо Победы». Ребята пишут письма своим родственникам – дедушкам и прадедушкам, принимавшим участие в событиях, связанных с Великой Отечественной войной 1941-1945 годов. В письмах они отражают свой личный вклад в сохранение наследия Великой Победы.
«Письма Победы» помогают ребятам почувствовать свою сопричастность к событиям Великой Отечественной войны, привлечь внимание общественности к героическому прошлому истории России. Реализация акции продолжается.
Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина Ләке авыл җирлегендә үткән отчет җыелышында халыкка социаль хезмәт күрсәтү турында чыгыш ясады.
17,18 нче гыйнвар көннәрендә Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә районыбызның Ветераннар советлары рәисләре һәм активлары, Җәлил бистәсе Ветераннар советы каршында оештырылган “Ак калфак” фольклор ансамбле чыгышлары булып узды.
15 нче гыйнвар көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Ветераннар советлары рәисләре һәм активларының график нигезендә очрашуы булып узды. Авыл хуҗалыгы, ООО “Сарман ПТС”, ООО “Управляющая компания” җитәкчеләре һәм вәкилләре сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез каршында җавап тоттылар.
12 гыйнварь көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Ветераннар советлары рәисләре һәм активларының чираттагы эшлекле очрашуы булып узды.
Аңлашып яшәүгә ни җитә?
9 нче гыйнвар көнне шәһәребезнең “Пирамида” кафесында Зәй муниципаль районының “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә исәптә торучы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен “Раштуа бәйрәме” уздырылды.
Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге 2018 ел эшчәнлеген районыбызның авыл ветераннар советы рәисләре һәм активистлар җыены белән башлап җибәрде.
Сарман муниципаль районында алдан төзелгән график нигезендә, яңа ел каникуллары көннәрендә төрле категория гаиләләргә рейдлар оештырылды.