Көтеп алынган бәйрәм.
Яңа ел, әлбәттә барлык балаларның да иң яраткан бәйрәме. Аны балалар зур түземсезлек белән көтеп алалар. Кечкенә балалар Яңа елны әкият геройлары, юмарт Кыш бабай һәм аның кызы - Кар чәчәктән бүләкләр белән күз алдына китерәләр.
Яңа ел тантаналары алдыннан ”Кыш бабай капчыгы” акциясе старт алды. 22 нче, 25 нче декабрь көннәрендә “Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Г.И. Хузина, гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре котлаулар һәм әлбәттә, бүләк тулы капчыклар белән иганәче шәхси эшмәкәрләр: Р.Р. Нуруллин, Р.Р. Салахова, Ю.А. Васильева, И.А. Кашапова, Г.З. Газизова, А. Салихов, Л.Д. Наумовалар; “Бердәм Россия” партиясенең Сарман бүлекчәсе ярдәме белән тутырылган күчтәнәчләрне аз керемле, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә өләштеләр. Кыш бабай, Кар чәчәк килүгә балалар җыр, шигырь өйрәнеп куйганнар иде.
Яңа ел әле ул үзенең мавыктыргыч ёлка уенчыклары, хуш исле мандариннары һәм көтеп алган күчтәнәчләре генә түгел, зур түземсезлек белән көтеп алган кышкы яллары белән дә кадерле. Белгечләр әти – әниләр, балалар белән янгын куркынычсызлыгын саклау хакында инструктаж да үткәрделәр.