Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 7 нчы декабрь көнне Зәй муниципаль районының “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, “Волонтерлар” ирекле хәрәкәте белән берлектә, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өендә кунакта булдылар, аларга төрле күчтәнәчләр тапшырдылар.
Сәламәтлекләре ягыннан ярдәмгә мохтаҗ балалар аеруча җылы мөнәсәбәткә лаек. Шуны күз уңында тотып волонтёрлар сабыйлар белән аралаштылар, үзләренең күңел җылысын бүләк иттеләр, алар өчен кечкенә генә бәйрәм оештырдылар. Бу көнне волонтерлар балаларның авыртуларын беразга гына булса да оныттырып тордылар, аларга яхшы кәеф бүләк иттеләр.
- “Сабыйларның шат елмаюын күрү - икеләтә рәхәт. Берничә минутка булса да балаларны үз авыруларын оныттырып торырга, күңел ачарга, елмайтырга, тырышабыз”,- диләр волонтёрлар.
Ата –аналар исә үз чиратында мондый игътибар, җылы мөнәсәбәт күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтләрен җиткерделәр.