Гаилә –бала өчен ярату, кайгырту чыганагы. Гаиләдән кешенең тормышы башлана. Әниләр көне кысаларында Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “Безнең тату гаилә” исемле балалар рәсемнәренә бәйге игълан ителгән иде.
Иске Кәшер мәктәбе укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләре конкурска актив кушылдылар, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Балалар зур түзесмсезлек белән аның нәтиҗәләрен көттеләр. 8 нче декабрь көнне гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре мәктәптә үткән тантаналы җыелыш вакытында балаларга дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.
Заманча мәгариф үсеше тенденцияләрен исәпкә алганда, портфолиога бер грамота өстәлү балалар өчен бер зур плюс булып тора.