“Чирләмичә гомер итик”

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 7 нчы декабрь көнне Зәй муниципаль  районының  “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, “Волонтерлар” ирекле хәрәкәте белән берлектә, физик мөмкинлекләре чикләнгән өлкән буын вәкилләре өендә кунакта булдылар, аларга сәләмәт яшәү рәвеше турында бәян ителгән буклетлар  тапшырдылар.     

“Волонтерлар” ирекле хәрәкәте яшьләре өлкәннәргә озак елларга җитәрлек ныклы саулык, иминлек, бәхет, якыннарының җылысын һәм мәхәббәтен тоеп яшәүләрен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International