2018 елның 02 апрелендә Нижнекамск шәhәренең “Милосердие” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгендә “Тарих: шәhетләр” исеме астында ТАССРны формалаштыруда актив катнашкан гражданннарга багышланган фотогалерея уздырылды.
Түбән Кама шәһәрендә ТАССР үсешендә актив катнашкан бик күп өлкән гражданнар яши: алар төзелешләрдә эшләгәннәр; шәһәрне, стратегик яктан мөһим объектларны күтәрүдә зур өлеш керткәннәр. Фотогалереяда 9 кеше катнашты. Алар арасында шулай ук социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларда бар.
Фотогалереяны уздыруның максаты- “Милосердие” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгендә эшләүче хезмәткәрләрне һәм социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларны Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелүендә зур өлеш керткән үзебезнең якташлар белән таныштыру булды.