Балигъ булмаган балалар арасында җәбер-золым булдырмау программасы кысаларында «Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова социаль хезмәттә торучы балалар өчен «Тойгылар белән идарә итәргә өйрәнәбез» дип аталган чара үткәрде. Максаты: балигъ булмаганнарның психоэмоциональ торышын тигезләү.
Дәрес башында барлык катнашучылар да «Аралашу вакытында уз-узеңне контрольдә тоту» диа аталган методика ярдәмендә диагностика уздылар. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, яшүсмерләрләр көндәлек тормышта бик күп катлаулы, каршылыклы хәлләргә очрыйлар, һәм, әлбәттә, тискәре хисләр кичерәләр.
Алга таба психолог төрле күнегүләр үткәрде. « Океандагы поплавок », «Орангутанг» дип аталган күнегәләр катнашучыларга психоэмоционального хәлне көләргә, мышцалар катып калуын җайга салырга ярдәм итте. «Сулышны көйлә» күнегүе балаларга кичергән стресстан сон сулышны ничек тигезләргә кирәк икәнен өйрәнделәр.
«Кызыклы-файдалы» йомгаклау күнегүендә, балалар фикеренчә, барлык күнегүләр дә аларга көндәлек тормышта кирәк булачак, һәм балалар күнегүләрне бик теләп кулланчаклар.