Нокталап рәсем –мастер-класс

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә остаз Марина Кузнецова  социаль хезмәт  алучылар өчен нокталап рәсем ясау техникасы («Поинт-ту поинт» (Роint-to-point)») буенча мастер-класс үткәрде.

     Чараның максаты – гадәти булмаган  рәсем ясау техникасы белән таныштыру, эстетика һәм сәнгатьне аңлау, кул эшчәнлеген арттыру, түземлелек тәрбияләү иде.               

     Нокталап рәсем ясау техникасы иң гади техникаларның берсе булып исәпләнә. Ул иске сувенирларга,үзенең матурлыгын югалткан аксессуарларга яңа тормыш бирә.

    Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр мастер-класс барышында нокталап рәсем ясау техникасының нигезләре, аңа кирәкле материаллар,акрил буяулар белән бизәкләр, эшләү принциплары белән таныштылар. Остаз нокта ясау өчен тюбиктагы буяуны нинди күләмдә чыгарырга кирәклеген күрсәтте. Социаль хезмәт  алучылар беренче эшләрен бер генә төрле буяу белән эшләсәләр, калган эшләрдә төрле төстәге буяулар кулланып, искитмәле композицияләр ясадылар.

     Мастер-класста катнашучылар нокталап рәсем ясау дәверендә үзләренә күңел тынычлыгы, рухи байлык, күтәренке кәеф алдылар.

   Чарада 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International