2 апрель, Дүшәмбе
Алабуга районының “Доверие” үзәге психологы социаль хезмәт күрсәтелүче 5 бала өчен “Сталкер” программасы буенча дәрес үткәрде.
Күнегүләрне үтәү барышында балалар авыр хәлләрдән чыгу юлларын эзләделәр, үзләрен зурларча тоту күнекмәләрен үзләштерделәр. “Нәрсәләр мине зур кеше итә, һәм өлкәннәр үз-үзләрен ничек тота?” – кебек сорауларга җавап эзләделәр.
Кызганычка каршы, балалар һәм яшүсмерләр арасында “зур булу” төшенчәсен начар яктан аңлаучылар бар (үз-үзен начар тоту, начар гадәтләрне үзләштерү һ.б.). Мондый очракларда әти-әниләр өчен иң мөһиме – зурларның һәрбер гамәлләре, тирә-ягындагы кешеләр белән мөнәсәбәте өчен үзләре җаваплы булуын балаларга тиешенчә аңлату.
Яшүсмерләрнең наркомания белән мавыгуының төп сәбәпләре – зурларга охшарга тырышу, һәм вакытында “юк” дип әйтә белмәү. “Сталкер” программасы кысаларында үткәрелгән икенче дәрес ( программада барлыгы 10 дәрес) балаларда начар гадәтләргә җәлеп итүче кешеләргә карата бәйсезлек, үз фикереңне әйтү, аны яклый белү күнекмәләре формалаштыру өчен ярдәм итте.