Бөгелмәдә “Радуга” үзәгендә гайләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы экстремизм һәм террорчыклыкны профилактикалау буенча кинотренинг элементлары белән чара үткәрде. Чарада катнашу өчен “Преодаление” клубы балалары да чакырулы иде.
Дәрес барышында яшүсмерләр илебез яшләре арасында чагылыш таба торган экстремизм күренешләренә бәйлә проблемалар турында социаль видеоролик карадылар һәм аның буенча фикер алыштылар. Әлеге проблеманы яктыртканда кулланыла торган терминнар турында да мәгълүматлар белделәр.
Уен рәвешендә оешторолган чарада алар экстремизмның нинди төрләре булуы, социаль челтәрләрдә актив эш алып баручы ниләр эшләргә кирәклеге турында да сөйләштеләр. Чара ахырында һәркем уз фикерен җиткерде. Берәү дә экстремизм һам террорчылык күренешләренә каршы законнарны көчәйтү яклы булуын яшермәде.
Дәрес барышында алган белемнәрне хәтердә тагын да ныгыту максатыннан, анда катнашучылар махсус анкета тутырдылар. Соңыннан аларның һәрберсенә “Экстремизм безнең тема түгел!” дигән буклетлар таратылды.
Равия Хәйретдинова,
“Радуга” үзәгенең гайләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы.