«Авыруларны җиңәр өчен барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланырга кирәк» дигән -слайд-экскурсия

2018 елның 6 апреле, җомга

Яр Чаллы шәһәре  “Изгелек”  инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  1 нче филиал китапханә  китапханәче  Ләйсан Мартынова  «Авыруларны җиңәр өчен  барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланырга кирәк» дигән темага слайд-сәяхәт үткәрде.  Чарада 29 кеше катнашты.

    Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның  сәламәтлек проблемаларына һәм сәламәт яшәү рәвешенә  игътибарын җәлеп итү иде.

   Китапханәче слайд-презентация ярдәмендә  «Татарстанның дару үләннәре» яшел даруханәләр дөньясына кыскача экскурсия үткәрде. Социаль хезмәт  алучылар үлән һәм җиләк-җимеш чәйләрен ясау серләре белән уртаклаштылар. «Безнең сәламәтлек - безнең кулда» дигән фильм аша социаль хезмәт алучылар сәламәтлекне саклау ысуллары  турында белемнәрен киңәйттеләр.  Чарада «Сәламәтлек турында кайгырту – иң яхшы дару» дигән  китап күргәзмәсе дә оештырылды.

     Онытмагыз: Сезнең сәламәтлек – ул һәр көнне сезнең тормышыгыз. Сәламәт булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International