ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2018 ел
шимбә

2018 елның 04 апреленда “Мәрхәмәтле йөрәк” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең психологы Мухаметгалиева А.А. тарафыннан “Бөтендөнья сәламәтлек көне” темасына дәрес үткәрелде.

Дәреснең максаты булып балаларда үзеңнең исәнлегеңә кыйммәтле мөнәсәбәт һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру булды.

Дәрес диалог формасында үткәрелде. Әңгәмә барышында бәйрәмнең тарихы һәм башка илләрдә ничек бәйрәм ителүе турында сөйләнелде.

Дәрес ахырында барыбыз бергә физкультура ясадык. Балаларга әлеге чара ошады, алар күп яхшы эмоция алдылар. 


6
апрель, 2018 ел
җомга

ВЛКСМның 100 еллыгы уңаеннан “Казан арты”  тарихи- этнография музенда “Комсомол юкка булмаган! Комсомол- ул планета яшьлеге!” дигән тематик экскурсия узды. Арча балаларны тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен күп мәгълүмәт бирелде.

2018 елнын 5 апрель конне Югары Утар акылга зәгыйф балалар йортында, балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм кул чукларын яхшырту  максатыннан тәрбияче Нуриева Л.Р.җитәкчелегендә пластилиннан геометрик фигуралар әвәләу шөгыле үткәрелде.      

Социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре " гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Гармония» Ютазы муниципаль районында үткәрелде янгын-профилактик рейд күп балалы гаиләләр һәм социаль куркыныч гаиләләр. Тарату памяток янгын куркынычсызлыгы буенча.

 “Тыңлый беләбезме?” дип аталучы төркемле дәрес «Әйләнә-тирә кешеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү» технологиясе  кысаларында «Веста» Үзәге педагогы тарафыннан  социаль ярдәм күрсәтелүче балигъ булмаганнар өчен үткәрелде. Максат: балигъ булмаганнар бер-берсе арасында һәм башка кешеләр белән аралашу вакытында үз-үзеңне дөрс тоту күнекмәләрен җиткерү.

6 апрельдә Үзәгендә социаль адаптацияләү «Маяк» хезмәт буенча инструктор Елена Ризатдинова, мастер - класс үткәрде «Пасхальный сувенир». Чарада катнашучылар алыр, үз куллары белән булдырырга бәйрәм пасхальную корзину белән вязаными күрсәттеләр цыплятами. 

6 нчы апрель көнне Чистай шәһәренең “Юлдаш” исемле картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр чираттагы “Әдәби  кунакханәдә” очрашуда булдылар.

    Татар халкының күренекле язучысы,шагыйрь һәм драматург Әхмәт Фәйзи иҗатына,тормыш юлына  багышланган әдәби чараны  шушы учреҗдениянең мәдәни чаралар оештыручысы Миргазова Гөлсем Наип кызы һәм Чистай үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге белгече Заббарова Зөһрә Рәлифкызы бик үзенчәлекле һәм файдалы итеп уздырдылар.

   Әлеге чараның максаты -Татарстан республикасы язучылары һәм аларның иҗатлары белән якыннан таныштыру, туган телне саклау,үстерү, мәдәниятен һәм сәнгатен өйрәнү. Чарада барлык катнашучылар да язучы Әхмәт Фәйзи иҗатын кызыксынып, яратып тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Китапханә хезмәткәре тарафыннан әзерләнгән презентация исә беркемне дә битараф калдырмады. Язучы яшәгән чорны, ул узган юлларны, аның иҗатын  тагын да яхшырак күзалларга ярдәм итте.

Әхмәт Фәйзи үзенең беренче шигырьләрен, хикәяләрен, кечкенә пьесаларын, үзе укыган китапларга карата “тәнкыйди фикерләрен” 1915 елда яза башлый.Ул төрле өлкәләрдә иҗат итә, үзенең көчен сыный, каләмен чарлый.Балар язучысы, җурналист,  прозаик, драматург, публицист Әхмәт Фәйзинең күп хезмәте татар драматургиясен үстерүгә юнәлдерелгән була, ижатында юмор-сатирага зур урын бирә.1943 нче елда аның  “Тукай” тарихи – биографик драмасы күп тираҗ белән басыла һәм тиз арада халык арасында тарала. «Тукай романы» өчен 1958 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе белән бүләкләнә.

Ул — әдәбият белеме, әдәби тәнкыйть, публицистика өлкәләрендә бай мирас калдырган язучыларның берсе. Язучы шулай ук киносценарийлар, балалар өчен тезмә һәм чәчмә әсәрләр әдәби тәрҗемәләр авторы буларак та билгеле. Александр Пушкинның «Борис Годунов» трагедиясен, «Братья разбойники» («Юлбасар туганнар») поэмасын, Николай Гогольнең «Тарас Бульба» повестен һәм башка шагыйрьләрнең күп кенә әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итүче дә ул.

  Әдәбият өлкәсенә керткән уңышлары  өчен Әхмәт Фәйзигә ТАССРНЫҢ һәм РСФСРНЫҢ атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә.

“Әдәби кунакханә”дә катнашучылар язучы иҗаты белән кызыксынып, китапларын укырга алдылар,үзләре дә чарада язучы шигырҗләрен укыдылар.Соңыннан оештыручыларга җылы теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерделәр.Шундый чараларның ешрак уздырылуын теләделәр.

«Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль  яклау министрлыгының Әлки муниципаль районындагы «Забота» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге”ндә оешкан “Дуслык” төркемендәге биш волонтер hәм  гаиләгә  hәм балаларга  социаль ярдәм күрсәтү булекчәсе белгече   Гайфуллина А.Г.,  өлкән яшьтәге хезмәт ветераны,ялгыз яшәүче сиксән өч яшьлек Горбунова Нина Иван кызына ярдәмгә килделәр.

6 апрель 2018 ел. Җомга

“Астра “ тернәкләндерү  үзәгендә Рожина Любовь hәм Максютина Надежда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан “Файдалы hәм зыянлы гадәтләр” дип исемләнгән танып – белү уены уздырдылар.

Яз җитү белән бөтен татар дөньясы бөек шагыйрь- Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәргә әзерләнә башлый. Милли шигърияткә нигез салган бу шәхес, татар әдәбиятын үстерү тарихына олы халык шагыйре буларак килеп керә. 2018 елның 6 апрелендә Яшел Үзән психоневрологик интернатының хәрәкәтләре чикләнелгәннәр бүлегендә, 30 социаль хезмәтләр алучылар (ПСУ) катнашында “Яз- Тукай белән килә” исемле чара үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International