Сукырлар өчен өстәл теннисы - уникаль спорт төре. Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр аны тавыш буенча уйныйлар. Барлык катнашучылар да бер үк шартларда булсын өчен, бераз күргән инвалидларның күзләрен бәйлиләр. Өстәл размеры белән теннис өстәле кебек, кырлары гына шарик төшмәсен өчен биек итеп эшләнгән. Өстәлне икегә аеручы сетка урынында такта, шарик такта өстеннән түгел, астыннан чыга. Уенның максаты – шарны каршы яктагы лункага төшерү. Шарик үзе тавышлы, күрмәүчеләр ишетсен өчен. Ракеткалар агачтан ясалган, чөнки агач резинадан аермалы буларак,тавышны үзенә алмый.
Уен бик күңелле үтте.