2018 елның 10 апрель көнендә «Милосердие» Баулы муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль педагоглар Әхмәтова Динара һәм Галимова Ләйсән тарафыннан Казан медицина университетының социаль эшләр факультеты студенты Ильясов Марат катнашында һөнәри юнәлеш бирү буенча10 сыйныф укучылары өчен “Киләчәккә - ышаныч белән!” темасына чара уздырылды.
Әлеге чараның максатлары: хезмәткә позитив мөнәсәбәт тәрбияләү , укучыларны һөнәрне төптән уйлап сайларга этәрү, социаль белгеч һөнәре турында мәгълүмат бирү.
Чара барышында катнашучыларга социаль хезмәт өлкәсендә һөнәр сайлауның перспективалары турында мәгълүмат җиткерелде. Шулай ук укучыларга укырга керү сынаулары турында һәм студент тормышының кызыклы яклары турында видеоматериал тәкъдим ителде.
Чара ахырында Марат Ильясов укучыларга юллау сүзләрен әйтте, һәм тормыш юлында очраган киртәләргә карамыйча, алга, үз максатыңа таба барырга кирәклеген тагын бер кат искә төшерде.