«Безнең Ватаныбыз – Рәсәй». «Веста» Үзәге.

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

«Гражданин булырга бурычлы» шөгыльләр циклы кысаларында балигъ булмаган балаларга патриотик тәрбия бирү буенча «Веста» Үзәгенең социаль педагогы Анастасия Ильина 5-нче номерлы социаль участокта «Безнең Ватаныбыз – Рәсәй» дип аталган төркемле чара уздырды. Чарада социаль ярдәм күрсәтелүче 15 бала катнашты. Максат: балаларда социаль әһәмиятле кыйммәтләр, гражданлык һәм ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү, үз илең өчен  горурлык хисенформалаштыру.

Чара башында педагог балалар арасында «Рәсәй Федерациясенең гимны, флагы, гербы» дип аталган викторина үткәрде. Катнашучылар белән герб, флаг һәм гимнның нәрсә икәнен, барлыкка килү тарихын, кайда һәм нинди очракларда кулланылуын җентекләп тикшерделәр, гимнның сүзләрен, герб һәм флагның рәсемнәрен карадылар. Шуннан соң укучыларга Рәсәйнең истәлекле урыннары турында  презентация карарга тәкъдим ителде. Дөнья картасында су аша да, коры җир аша да узучы, шундый зур территориясе һәм озын чикләре булган бер генә дәүләт тә юк икәненә инандылар. Шулай ук балалар Ватанга булган мәхәббәт турында күп кенә табышмак һәм әйтемнәрне дә искә төшерделәр.

Чара ахырында педагог балаларга «Туган яклар» дигән шигырь укыды. Дәрес азагында катнашучылар үзләре өчен кызыклы һәм файдалы дәрес үткәргәне өчен педагогка рәхмәт сүзләрен өйттеләр, киләсе очрашуларны көтеп алабыз дигән фикерләрн белдерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International