Без Айга менәчәкбез

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

10 апрель көнне – Космонавтика көне алдыннан кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен  «Космос. Галәм. Җир» дигән танып-белү дәресе узды.

Балалар ерактагы йолдызлар турында, Кояш системасындагы планеталар турында бик күп яңа һәм кызыклы белемнәр алдылар. Галәмгә  очкан  беренче  очучы-космонавт Юрий  Гагаринның  хезмәт  батырлыгы  белән  таныштылар.  

Балаларның яңа алган белемнәрен Космонавтика турындагы документаль фильм һәм  слайдлар тагын да ныгытты. Ә иҗади дәрестә балалар кәгазьдән  аппликация элементлары ярдәмендә чын ракета ясадылар. Алар киләчәктә, һичшиксез, ракеталарына утырып Айга менәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International