Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында ике дога кылу бүлмәсе бар. Бер бүлмә проваслав динендәге яшәүчеләр өчен булса, икенчесе ислам динендәге яшәүчеләр өчен намаз уку бүлмәсе.
Дин әһелләре картлар йортында еш булалар. Шушы көннәрдә Мамадыш "Изге нур" мәчете имам-хатибы Мансур хәзрәт картлар йортында яшәүчеләр алдында чыгыш ясады. Хәзрәт Ислам дине нигезләре турында вәгазь сөйләде. Бер - берсе арасындагы яхшы мөгамәлә , бер-береңә игелек , кешелеклелек турында әңгәмә алып барды. Башка дин тарафтарларын хөрмәт итәргә өндәде.