“Табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәләре”

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

    Урманнар, болыннар, кырлар-безнең байлыгыбыз, аны сакларга кирәк һәм шулай ук  табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә.

    11 апрельдә 2018 елда «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Давлетшина Н.И.  мәктәп яшьтәге балалар белән “Табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәләре” дәресе уздырды.

     Бу дәреснең максаты: укучы балаларга табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәләрен, кеше табигать белән бәйләнештә булуын  искә төшерү; шәхес сыйфатларын үстерү;  табигатькә җаваплы карашларын киңәйтү, киләчәктә җирнең хуҗалары буларак,  табигатьнең матурлыгын күрү сәләтен формалаштырырга.

     Балалар белән бергә әңгәмә уздырдык, мавыктыргыч уен-биремнәр уздырдык:рубрика “Сез үсемлекләрне беләсезме?”,  рубрика “Беләсең микән син?”,  “Экологик билгеләр”, проблемалы ситуаөияләрне чиштек, табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшердек, урман халкын  этажлар буенча урнаштырдык, мәкальләрне искә төшердек, сорауларга җавап бирдек.

     Укучы балалар бик күп яңалыклар белделәр,  барлык биремнәрне яшы үтәделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International