Бәхет кошы
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 12нче апрельдә МАОУ «Кадетская школа №49» укытучысы һәм укучылары белән “Бәхет кошы” мастер-класс уздырдылар. 12 инвалид бала һәм аларның ата-аналары белгечләр белән бергә матур бәхет кошларын ясадылар. Бергәләшеп кадет мәктәбендә укучы яшьтәшләре белән аралаштылар.