Хәтер яхшы булсынга - күнегүләр ясарга кирәк

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

13 нче апрель 2018нче ел,

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль хезмәт алучыларга психолог Чулпан Галләмова хәтер турында шөгыль үткәрде. 

Максаты: хәтерне яхшырту, мәгълүмәт үзләштерү осталыгын камилләштерү.

Дәрестә күнегүләр ясадылар: саннарны арттан алга чутлау, сүзләрне арттан алга уку (мәсәлән; сон-нос, раб-бар…), сүз буенча рәсем ясау, сүзләргә парларын юллау (мәсәлән: тавык-йомырка, ат-печән…).

Хәтер - рухи чагылыш – беркетү, саклау һәм алдан тупланган тәҗрибәне янартудан тора. Хәтернең төп процессы: истә калдыру, онытмау, мәгълүмәтне житкерә белү.

Социаль хезмәт алучылар бик рәхәтләнеп теләп чарада актив катнаштылар.

Дәрескә барлыгы 16 кеше килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International