“Җанлы зарядка”. «Веста» Yзәге.

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

“Сәламәтлек баскычы”  программасы  кысаларында «Веста» үзәгендә эшләүче социаль эш буенча белгеч Ирина Кожевникова мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре белән “Җанлы зарядка” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: хәрәкәт күнекмәләрен, координацияне үстерү, яңа төр хәрәкәтләр ясауны формалаштыру.

«Яшәгән ди, булган ди  леопард. Ул бик җитез һәм хәрәкәтчән булган ди, аның иң яраткан шөгыле булып ау торган икән. Ул һәрвакыт һөҗүмгә әзер булган, башта үзенең корбанын көткән, аннан соң кинәт кенә ташланган” дип башлады әлеге дәресне белгеч, төгәлрәк өйтсәк “Леопард ауда” дип аталган хәрәкәтле күнегүләр. Башта балалар леопард ауга әзерләнгәндәге кебек башларын тезләренә ияргә, учлары белән йөзләрен капларга тиеш булдылар, “Леопард әкрен генә якынлашып корбаны өстенә сикерде” дип дәвам итте белгеч. Бу вакытта балалар  аяк очларына басып кинәттән генә сикереп җибәрергә тиеш иделәр. Катнашучыларга бу күнегүләр бик ошады, алар чынлыклап үзләрен ауга чыккан леопард кебек хис иттеләр. Бу күнегүдән сон белгеч балалардан аларның “леопарды” холкы, тышкы кыяфәте буенча нинди иде дип сорады.

 Дәрес “Ташбака” дип аталган сәламәтләндерү күнегүе белән дәвам итте. Моның өчен “Ташбака Делюкс” терапевт системасы дип аталган реабилитацион җиһаз кулланылды. Әлеге күнегү балаларның гәүдә мускулларын, хәрәкәт координациясен, эквилибристик реакциясен үстерергә ярдәм итә. Күнегү барышында төрекчә утырган килеш уңга-сулга чайкалырга кирәк иде, тора-бара күнегү авырлашты: туп белән уйнаганда да шул ук хәрәкәтне башкарырга кирәк булды.

Дәрес башыннан азагына кадәр күңелле көйдә узды, балаларга шатлыклы һәм уенчыл кәеф бүләк итте. Дәрес бик нәтиҗәле узды, катнашучыларга күрсәтелгән күнегүләр хәрәкәт күнекмәәрен үстерергә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International