“Юлдашлылар “Әдәби кунакханә”дә.
“Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш” та тәрбияләнучеләр өчен чираттагы “Әдәби кунакханә” очрашуы булды. Интернатта яшәүчеләр социаль педагог Альбина Сираева һәм Людмила Замалетдинова белән берлектә шәһәрнең Үзәк китапханәсендә экскурсиядә булдылар.
2018 ел Татарстаныбызда Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановның указы буенча Лев Николаевич Толстой елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, бүгенге кичә дә бөек язучы, фикер иясе, философ, укытучы, мәгърифәтче Лев Толстойга багышланган иде.
Лев Толстой – ул рус язучылары һәм фикер ияләре арасында иң күренекле шәхесләрнең берсе. Мәгърифәтче, публицист, фәлсәфәче, аның фикерләре яңа әхлакый юнәлешнең – толстойчылыкның нигезен тәшкил итүче. Билгеле булганча, 1844 нче елда 16 яшьлек Лев Толстой Казан университетының көнчыгыш телләр разрядына укырга керә, ләкин озакламый юридик факультетка күчә. Ул анда 2 елга якын укый. Казан бөек язучының биографиясендә тирән эз калдыра. Лев Толстой үзеннән соң данлыклы әсәрләр калдыруы белән генә түгел, ә милләтне һәм халыкларны берләштерә торган рухи фәлсәфәне дә мирас иткән олы шәхес.Толстойның “Сугыш һәм тынычлык”, “Анна Каренина”, “Якшәмбе” кебек әсәрләре бүгенге көндә дә дөньда танылган китаплар исемлегендә йөри.
Кичә барышында китапханә белгечләре язучының тормышы, иҗаты турында сөйләде, әсәрләрен искә төшерде. “Юлдашлылар” язучының тормыш һәм иҗат юлын үз эченә алган “Великий писатель земли русской...” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән дә таныштылар. Кунаклар язучы турындагы әңгәмәне зур кызыксыну белән тыңлады, кичә барышында туган бик күп сорауларына кызыклы җаваплар ишетте.
Кичәне йомгаклап, әдәби кичәдә катнашучылар шундый эчтәлекле, кызыклы мәгълүмат әзерләгән өчен китапханәчеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр. Кабат очрашырга сүз куешып саубуллаштылар.