16 апрель 2018 ел
Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йорт директоры Шилова Наталья Васильевна социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән җыелыш үткәрде. Җыенның темасы «Янгын куркынычсызлыгы».
Максат: өлкәннәр һәм инвалидларның янгын куркынычсызлыгы проблемасына игътибарын җәлеп итү.
Бурычлар: янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белемнәрен киңәйтү, янгын вакытында үз-үзеңне тоту һәм башкалар өчен дә җаваплылык тою.