Язгы игелеклелек атнасы ул

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Язгы игелеклелек атнасы ул- гомумрәсәй ихтыяри хәрәкәт. Яшел Үзән психоневрологик интернатының футбол мәйданчыгында Сәламәт Яшәү Рәвешенә ярдәм итү йөзеннән «Дуслар елмаюы» исемле спорт, юмор һәм дуслык бәйрәме уздырылды.

Әлеге чараның максаты- дуслык һәм үзара ярдәм итү хисләрен тәрбияләү, спорт һәм хәрәкәт күнегүләрен үстерү, һәм әлбәттә, шатлыклы вә күңелле кәеф.

Социаль-реабилитация бүлегенең тәрбиячеләре Екатерина Васильченко һәм Александр Васильченко бәйрәм һәм шатлык һавасын булдырырга тырышты. Ярышлар эстафеталар һәм спорт уеннар рәвешендә үтте. Катнашучылары исә, шәхси әзерлекләрен генә түгел, ә төркемдә эшли алуларын күрсәтергә тиеш иделәр. Спорт ярышлар кызганнан кыза барды, ахыр чиктә, әлбәттә, дуслык җиңгән иде.

Без, чарада катнашучыларның һәрберсе «Саулык ул- шатлык» дия белсен өчен тырыштык

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International