Картлар йортында психологик хезмәт күрсәтүче хезмәткәр Г.М.Шәрифуллина монда яшәүчеләр өчен арт терапия өлкәсендә бик күп дәресләр уздыра. Шундый дәресләрнең берсе – фотоколлаж.
Фотоколлаж гади тел белән әйткәндә торле тукыма кисәкләреннән, газета битләреннән кисеп алынган рәсемнәрдән, фотосүрәтләрдән җыелган композиция.
Быел бөек рус язучысы Лев Толстойның 190 яшьлек юбилеена багышланган ел булганга күрә, композиция “Лев Толстойның тормыш юлы һәм иҗаты” дип атала. Йорт- интернатта яшәүчеләр аны торле фотосүрәтләрдән җыеп ябыштырганнар.
Фотоколлаж хәзерге заманда психологик диагностика буенча арт терапиянең популяр төре. Ул иҗат итү ярдәмендә психологик савыктыру. Фотоколлаж ясау психологиядә психотерапевтик алым гына түгел бәлки диагностика да. Кеше коллаж ясау ярдәмендә психологик халәтен үзгәртә ала, әлеге шөгел анарга эчке дөньясындагы бушлыкны тулылылындырыга ярдәм итә.
.jpg)