Югары -Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында “Җиңү көне”нә багышланган чара

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе
18 апрель көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатының шәфкатьлелек бүлегендә тәрбияче Садыйкова Г.Г. тарафыннан “Җиңү көне” темасына багышланган чара үткәрелде. Әлеге чараның максаты: балаларда патриотик хисләр уяту, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү. Кайбер бала өчен “Җиңү” төшенчәсен аңлату да безнең бурыч. Чара барышында балалар “Җиңү көне”нәбагышланган шигырьләр тыңладылар, җырлар өйрәнделәр. Шулай ук, Георгий лентасының килеп чыгу тарихы, төсләренең нәрсә аңлатуы, Мәңгелек ут турында мәгълүмат алдылар. “День Победы” дип исемләнгән җыр балаларда зур тәэсир калдырды. Бигрәк тә Н.Майданикның “День Победы” шигыре балаларга бик ошады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International