24 нче апрель 2018 нче ел, сишәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Үзәк китапханәнең 1 нче филиал китапханә мөдире Фирдая Җиһаншина Татарстанда Лев Толстой елына багышланган «Толстой турында укыйбыз» дигән темага әдәби марафон үткәрде.
Марафонның максаты: Лев Толстой иҗади мирасы аша социаль хезмәт алучыларны мәдәният һәм тел үстерү мәсьәләләренә җәлеп итү иде.
Белгеч катнашучыларны күренекле рус язучысы Лев Толстой тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Марафон барышында язучы әсәрләреннән «Балачак», «Казаклар», «Мәсәлләр», “Кавказ тоткыны» әсәрләрен укыдылар.
Социаль хезмәт алучылар үзләренең мәктәп елларын җылы итеп искә төшерделәр һәм бу әсәрләр белән оныкларын да таныштырачаклары турында белдерделәр. Әлеге чара кысаларында язучы әсәрләреннән китап күргәзмәсе оештырылды.
Чарада 15 социаль хезмәт алучы катнашты.