Балалар һәм яшүсмерләрнең караучсызлыгын кисәтү эше кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина балалар коллективын туплау, яз һәм җәй айларында туган балаларны туган көннәре белән котлау максатыннан социаль хезмәттә торучы 11 бала өчен “Минем туган көнем” дип аталучы чара үткәрде.
Чарада катнашучылар бер-берсен сәламләп танышканнан соң, туган көннәренең кайчан икәнен сөйләделәр. Аннан соң балалар янына кунакка Белмәмеш килде һәм биремнәр белән төрле станцияләр әзрләвен әйтте. “Кызыклы әкият” (әкиятләр турында табышмаклар), “Чәчәкле калейдоскоп” (чәчәк атамаларын әйтү), “Үзеңне танып бел” (тамашачылар әйтүе буенча нинди язу язылган икәнен танып белү), “Музыкаль тамчы” (музыка өзегеннән җырны танып белү) дип аталган станцияләрдә әзерләнгән бирмнәрне балалар үтеп чыктылар. Бу сәяхәттән соң катнашучылар бер-берсенә котлау открытка-телеграммалары ясадылар, һәм матур теләкләрен җиткереп хуҗасына тапшырдылар. Моңа өстәп бергәләшеп “Елмаю” җырын җырладылар.
Чара бергәләшеп чәй эчү белән тәмамланды, котлаган балаларга бүләкләр тапшырылды. Бер-берсе белән аралашудан катнашучылар чын мәгънәсендә ләззәт алдылар, мондый матур чара үткәргәне өчен белгечкә рәхмәтләрен әйттеләр.