«Без хәтерлибез! Без горурланабыз!» акциясе "Веста" Үзәге

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

БөтенРәсәй «Язгы игелек атнасы» һәм  Республика иреклеләр «ДоброГод» акцияләре  кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова 2018 нче елның 23 апреле көнне Кама Аланының 1 нче номерлы мәктәбе волонтерлары белән берлектә «Без хәтерлибез! Без горурланабыз!» акциясе уздырды. Бу акция 12 номерлы социаль участокта Ватанга карата патриотик хисләр тәрбияләү һәм Татарстан Республикасында  иреклеләр хәрәкәтен киңәйтү максаты белән үткәрелде.

Акция барышында волонтерлар үтеп баручыларга Георгий тасмасы өләштеләр, аның барлыкка килү тарихын, бүгенге көндәге әһәмияте турында сөйләделәр, ничек кулланырга кирәк икәнен аңлаттылар. Тасманың кызгылтсары белән кара төсләре – ут һәм төтенне, солдатларның утлы сугышта күрсәткән батырлыкларын аңлатуын исәртеп үттеләр.

Тугызынчы май алдыннан георгий тасмасын бәйләү гадәти хәлгә әйләнеп бара. Миллионлаган кешеләр өчен георгий тасмасы – буыннар элемтәсе, хәтер һәм хәрби дан символы булып тора. Акция вакытында  52 георгий тасмасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International