ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында "Тукай-безнең арада" дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды.

   Сарман районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, 26 апрель – Радиацион авария һәм катастрофалар нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һәм авария, катастрофа корбаннарын искә алу көне уңаеннан, сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр катнашында кичә узды. “Быел Чернобыль фаҗигасенә 32 ел булды.

25нче апрель  көнне уздырылган өмәдә өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләренең күмәк көче белән Үзәк ял паркындагы оешмага бүлеп бирелгән җир кишәрлеге җыештырылды.

«Сәламәтлек баскычы» технологиясе шөгыльләр курсы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфия Байкова 2018 елның 18 апрелендә социаль ярдәм күрсәтелүче мөмкинлекләре чикле балалар белән “Сенсор туптагы күнегүләр” дип аталган төркемле дәрес оештырды.

Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында социаль хезмәт күрсәтү буенча белгеч булып эшләүче Альбина Камалова, Габдулла Тукай иҗатына багышланган әдәби кичә үткәрде.

Специалист hәм чарада катнашучылар сәләтле татар язучысының иҗатын искә алдылар. Әсәрләрен укыдылар. Авторның биографиясенэ тукталдылар. Габдулла Тукай әсәрләре буенча изотерапия үткәрелде. «Г.Тукай безнең йөрәкләрдә» дип аталган стенд ясадылар, анда язучы турында мәгълүмәт, социаль хезмәт алучылар ясаган рәсемнәр урнаштырылды. Чара барсына да ошады.

Шаян пешекчеләр

 

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә  25 нче апрельдә 38инвалид бала һәм аларның 13 ата-аналары янына Белмәмеш белән Пончик кунакка килделәр. Балалар барсы да шул вакыт яшь пешекчеләргә әйләнделәр. Белмәмеш файдалы булмаган ашамлыклар сатып алган. Балалар аңа барсын да аңлаттылар. Бергәләшеп уйнадылар, күп кенә әйберләр турында файдалы мәгълүмат белделәр. 

 

 

2018 елның 25 апрель көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Максабаш авылында яшәүче ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә һәм ялгыз калган олы яшьтәге кешеләргә ярдәм иттеләр. Әлеге хезмәттә волонтерлар да актив катнаштылар. Җитез волонтерлар тиз арада өйдә тәртип һәм чисталык булдырдылар. Әби белән әнгәмә дә үткәреп алырга өлгерделәр. Аларны бигрәк тә сугыш чоры вакыйгалары бик кызыксындыра иде, чөнки   Бөек Җиңүгә тылдагыларның да зур өлеше кергән.

 Социль - реабилитация бүлегендә дәвалау күнегүләре инструкторы Рәмзия Сафиуллина“Талпан тешләүдән сакланыгыз”дигән темага әңгәмә уздырды.

 Бүген, Европа күләмендә иммунизация атналыгы кысасында, “ Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә табиб- эпидемиолог Мухтаров Р.М. белән очрашу үткәрелде.

        Иммунизациянең сәламәтлек өчен файдасы турында лекция бик кызыклы һәм эчтәлекле үтте. Кызыксыңдырган сорауларга тулы җаваплар бирелде.

        Әңгәмә барышында вакцинаның куркыныч авырулардан саклау ысулы икәнлеге ачыкланды. “Без вакцина һәм сәламәтлек яклы”

   25 апрель 2018  көнне  Сарман   муниципаль  районы «Шәфкатъ»  халыкка комплекслы  социаль  ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә  һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү  бүлеге белгечләре,  “МәрхәмәтлеЕл” Республика акциясе кысаларында,  Сарман аграр  көллиятендә  ВИЧ инфекциясен кисәтү максатыннан - тренинг; суицидны кисәтү максатыннан  ярымструктуралаштырылган  “ Позитив уйла” исемле  мини – лекция һәм “Интернет бәйлелек”, “ Үсмерләрнең алкогольга мөнәсәбәте”  турында анкета   уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International