26 апрель,пәнҗешәмбе
Социль - реабилитация бүлегендә дәвалау күнегүләре инструкторы Рәмзия Сафиуллина“Талпан тешләүдән сакланыгыз”дигән темага әңгәмә уздырды.
Бу чараның максаты талпан энцефалитыннан саклану.
Әңгәмә башында специалист елның шушы вакытында урманнарда талпанның аеруча күп булуы турында мәгълүмэт бирде. Талпаннар апрель ахырында, май, июнь айларында аеруча агрессив булалар. Алар вируслы энцефалит, талпан боррелиозы йоктырырга мөмкин.
Әңгәмә ахырында саклану чаралары һәм вакцинация буенча файдалы киңәшләр бирелде.