Шаян пешекчеләр
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 25 нче апрельдә 38инвалид бала һәм аларның 13 ата-аналары янына Белмәмеш белән Пончик кунакка килделәр. Балалар барсы да шул вакыт яшь пешекчеләргә әйләнделәр. Белмәмеш файдалы булмаган ашамлыклар сатып алган. Балалар аңа барсын да аңлаттылар. Бергәләшеп уйнадылар, күп кенә әйберләр турында файдалы мәгълүмат белделәр.