Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлангычы белән 20-25 апрель көннәрендә Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, Европа иммунизация атналыгы уздырыла. Аның максаты - мөмкин кадәр күбрәк кешегә вакцина ясау, вакцинаның йогышлы авырулардан саклану чарасы булуын халыкка аңлату, вакциналар хакында мәгълүмат тарату. Акция “Иммунизацияләүдәге кимчелекләрне бетерергә!” шигаре астында уза.
26 апрель көнне “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та реабилитация бүлеге белгечләре, медицина училищесының студент-волонтерлары белән берлектә, “Иммунизацияләүдәге кимчелекләрне бетерергә!” исеме астында тематик әңгәмә оештырды. Кичә барышында әлеге темага карата видеороликлар да күрсәтелде. Чарада катнашучылар вакцина ясау буенча бик күп сорауларга җавап таптылар. Булачак шәфкать туташлары биредә тәрбияләнүчеләргә карата җылы карашларын кызганмады. Чараны йомгаклап, шундый нәтиҗәгә килделәр, иммунизация инфекциягә каршы яхшы профилактик чара һәм бердән – бер дәвалау ысулы булып тора.
Республика буенча барган «Мәрхәмәтле ел» акциясе кысаларында агымдагы елның 25енче апрелендә Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү дәүләт автоном оешмасының социаль тернәкләндерү бүлегендә “Җиңү агачы” исеме астында акция булып узды.
27 аперль 2018 ел, чәршәмбе
“Бергә булдырабыз” Республика проекты кысаларында һәм язгы бәйрәмнәр алдыннан “Астра” тернәкләндерү үзәгендә шәһәр үзәк китапханәсе 3 нче филиалы белән берлектә “Игелек корабы” дип исемләнгән акция үтте.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы дәүләт автоном учреждениясе халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Забота" социаль терләкләндерү бүлегендә ел саен Җиңү көне бәйрәме алдыннан Бөек ватан сугышы ветераннары өчен максатчан оештырыла.
1986 нчы елның 26 апреле кешелек тарихына иң куркыныч, иң хәтәр көннәрнең берсе булып кереп калды. Бүген Чернобыльдәге атом станциясе шартлап, барлык Җир шарын үлем сөременә төргән ул дәһшәтле көнгә 32 ел булды. “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты“Юлдаш”та тәрбияләнүчеләр өчен “Чернобыль- гасыр фаҗигасе” дип исемләнгән тематик чара үткәрелде.
Бүлек мөдире Елена Малолеткова документаль фактларга нигезләнеп эшләнгән презентация ярдәмендә шул чорга якын булырга, чарага килгән һәркемгә шул елларның хис-кичерешләрен тәкъдим итәргә тырышты. Шул чорга, шул дәһшәтле көнгә якынлашкан саен, кичәдә катнашучының кызыксынуы да, хис-кичерешләре дә арта барды. Кичә ахырында һәр катнашучы: “Чернобыль сүзен ишеткәндә, минем күңелдә туган хисләр ул - ...” фразасын дәвам итеп, чара барышында күңелләрендә туган уй-кичерешләре белән уртаклашты. Нинди генә фикерләр яңгыраса да, хисләр барыбер газап, башкаларны кызгану уртак хисләргә барып тоташты. Апрель төненә каршы булган вакыйгаларны бар нечкәлекләре белән тасвирлап биргән документаль фильмны һәркем тын да алмый, бирелеп карады.
«Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Җиңү агачы" дигән акция игълан ителде. Социаль хезмәткәрләре социаль карамакта торучы тыл ветераннары белән агач утыртылар.
«Баулы ДИПИ» сында өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен менә инде өченче ел гарденотерапия технологиясе кысаларында «кайдадыр шунда яши минем чәчәк ....» программасы гамәлгә ашырыла
2018 елның 23 апрелендә “Балкыш”социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә , Халыкара радиация һәлакәтләре һәм бәлаказалары корбаннарының 32 еллыгын искә алу көне уңаеннан “Чернобыль кайтавазы” исеме астында чара үткәрелде.
Экологик өмә «Яшел Яз»
“Мәрхәмәтле ел” республика ирекле акциясе һәм Иреклеләр елы кысаларында, Сарман урта мәктәбендә «Җиңүгә юл!» патриотик уены үтте.