«Сәламәтлек баскычы» технологиясе шөгыльләр курсы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфия Байкова 2018 елның 18 апрелендә социаль ярдәм күрсәтелүче мөмкинлекләре чикле балалар белән “Сенсор туптагы күнегүләр” дип аталган төркемле дәрес оештырды. Максат: баланың эчке энергиясен гармонияләштерү, мышцаларның кысылуын киметү, умыртка баганасын тарттыру.
Дәрес башында белгеч сулыш гимнастикасы һәм мышцалар үстерүгә юнәлдерелгән берничә күнегү күрсәтте. Шөгыльнең төп өлешен зур сенсор туптагы күнегүләр тәшкил итте. Балаларга эчкә ятып, аркада, алга һәм артка селкенү, тупка ятып, арка, куллар, бөтен тән йомшавына юнәлдерелгән тирбәлү күнегүләре күрсәтелде. Белгеч теге я бу күнегүне башкара алмаган балаларга шәхси якын килде. Барлык күнегүләрне дә балалар зур кызыксыну һәм теләк белән башкардылар, чөнки бу биремнәр аларга мускуллар тонусын яхшыртырга, кул һәм аяк таяну реакциясен формалаштырырга, хисләр торышын яхшыртырга, гомуми сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм итте.
Дәрес җылы һәм уңай атмосферада узды, балалар дәресне яхшы кәеф белән тәмамладылар.