Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында социаль хезмәт күрсәтү буенча белгеч булып эшләүче Альбина Камалова, Габдулла Тукай иҗатына багышланган әдәби кичә үткәрде.
Специалист hәм чарада катнашучылар сәләтле татар язучысының иҗатын искә алдылар. Әсәрләрен укыдылар. Авторның биографиясенэ тукталдылар. Габдулла Тукай әсәрләре буенча изотерапия үткәрелде. «Г.Тукай безнең йөрәкләрдә» дип аталган стенд ясадылар, анда язучы турында мәгълүмәт, социаль хезмәт алучылар ясаган рәсемнәр урнаштырылды. Чара барсына да ошады.