“Асфальт өстендэ рәсем”. “Хыял” балалар приюты

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Беренче май көнне иртәдән поселокның  үзәк мәйданында  музыка яңгырап торды.

«Хыял»  балалар приютының  тәрбия эш планы нигезендә флешмоб, күңелле стартлар һәм уеннар оештырылды. Приютта тәрбияләнүчеләр барлык уеннарда да бик теләп, зур кызыксыну белән катнаштылар. Биредә ук “Асфальтта рәсем” конкурсы да оештырылган иде. Асфальтта рәсем ясау конкурс  кына түгел, ә әйләнә-тирә мохитны  танып – белү  дә.

 Өстәмә белем бирү  МБУ“Мәктәптән тыш эшләр Үзәге» директоры Н.И. Еграшкин актив катнашкан өчен безнең тәрбияләнүчеләргә рәхмәт белдерде һәм мактау грамотылары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International