Анда социаль педагоглар, Үзәктә социаль хезмәтләрдән файдаланучылар, китапханә хезмәткәрләре, китап укучылар катнашты. Китапханә тифлопедагоглары һәм Үзәкнең социаль педагоглары күрү буенча инвалидлар көнкүрештә куллана ала торган кайбер приборлар турында сөйләделәр һәм аларны күрсәттеләр. Шуларның берсе- “акыллы” мультиварка Rehmond. Аның белән телефон аркылы идарә итеп була.
Мастер-класс бик кызыклы үтте. Анда катнашучылар игътибар белән тыңладылар, фикер алышуларда катнаштылар.