2018 елның 29 апрелендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында, тәрбияче Нуриева Л.Р. җитәкчелегендә туган илгә лаеклы шәһес тәрбияләү максатыннан, патриотик чара үткәрелде. Чарада алты бала катнашты. Бәйгедә балалар ике командага бүленеп җитезлектә һәм батырлыкта көч сынаштылар. Командалар арасында беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре, мәтәлчек ату, кул көрәше һәм башка уеннар уйнатылды. Бу чара балалар күңелендә онытылмаслык хәтирәләр калдырды.