“Эко-яз-2018” республика акциясенә кушылдылар.

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе
Яз - табигатьнең уяну чоры, шул ук вакытта әйләнә –тирәлекне чистарту вакыты да ул. Бүген приютта тәрбияләнүчеләр Антонина Иванова җитәкчелегендә өмәгә чыктылар. Алар приют террриториясен чүп-чардан, ботаклардан арындырдылар, сукмакларны себерделәр.Язгы кояш үзенең җылы нурлары белән балаларны сөендерде, эшләргә дәрт өстәде. “Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү-икеләтә шатлык. Приют территориясе чисталыктан әллә кайдан балкып тора бит”,-дип сөенеп сөйли тәрбияче Антонина Иванова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International