9 Май 2018 ел, чәршәмбе 2018 елның 9 маенда немец- фашист басып алучыларын җиңүгә 73 ел тулды. Бөек Ватан сугышы 1941 елның 22 июнендә фашист Германиясенең Советлар Союзына кисәк бәреп керүе нәтиҗәсендә башланган. Сугыш 1941 елның 9 маенда фашистларның капитуляция ясавы белән тәмамланган. 9 майда Арча шәһәрендә оешмалар катнашында хәрбиләштерелгән бәйрәм парады узды. Парадта Арча районы социаль яклау узәге, мәгариф, медицина, төзелеш оешмалары катнашты. “Яңа Чүриле психоневрология интернаты” хезмәткәрләре шулай ук бу мероприятиеда актив катнаштылар.