г. Нижнекамск, “Ветераннарга ярдәм”

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Бөек  Җиңү бәйрәме алдыннан  “Милосердие” үзәге  хезмәткәрләре авыл халкын борчыган  сорауларга  аңлатма бирүне макскат итеп Кызыл Чапчак авыл җирлегенә мобиль бригада  баруны оештырдылар.

 Акцияне уздыруда социаль яклау, сәламәтлек саклау, пенсия фонды hәм “Милосердие” үзәге хезмәткәрләре катнаштылар. Очрашулар “Зур Аты”, “Югары Чаллы”, “ Кызыл Чапчак” авыл клубларында узды. Бу көнне Бөек Ватан сугышы ветераннары, пенсионерлар, инвалидлар- барысы 34 кеше үзләрен борчыган сораулар белән  белгечләргә мөрәҗәгать  иттеләр. Алар барысы да сорауларына тулы җавап алдылар. Үзләренә ихтирам күрсәткәннәре өчен килгән белгечләргә зур рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International