Тыл хезмәтчәннәрен тәбрикләү

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе
8 май 2018 ел, сишәмбе. “Яңа Чүриле психоневрология интернаты”нда тыл хезмәтчәннәрен тәбрикләү чарасы булып узды. Максат : - социаль хезмәт күрсәтелүчеләрдә патриотик хисләр тәрбияләү. - уй, хәтер, сөйләмне үстерү. - кешеләргә,әйләнә тирәлеккә мәхәббәт тәрбияләү. Чараның бурычлары : - патриотик тәрбияне үстерү. - Бөек Ватан сугышының кыскача тарихын аңлату. - Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны искә алу. Җиңү көне – гади бәйрәм генә түгел. Күп кенә илләрдә бәйрәм ителә торган бөек көннәрнең берсе. Бөек Ватан сугышы вакытында миллионлаган бер гаепсез кешеләр һәлак булган. Шуңа күрә 9 Май һәр гаиләдә мөһим дата булып тора. Безнең интернатта 2 тыл хезмәтчәне яши. Аларны тәүлек әйләнәсе күзәтү астында дияргә мөмкин. Интернат хезмәткәрләре аларны карый, ашаталар. 8 май көнне бәйрәм хөрмәтенә шушы ветераннар өчен чәй өстәле әзерләдек һәм котлау открыткалары тапшырдык. Ветераннар мондый чара үткәргәнгә бик шат иделәр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International